Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар мәгариф мәсьәләләре буенча «кайнар линия»гә мөрәҗәгать итә ала

Линия 21 августта оештырыла.

2023 елның 21 августында Мәгариф мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылачак. «Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү проблемалары турында хәбәр итәргә мөмкин. «Кайнар линия» телефоннары: шалтыратулар өчен — (843) 236-00-71, мессенджерга хәбәрләр өчен — 8(939) 345-37-50. 

Консультация вакыты: 10.00дән 15.00гә кадәр.

Гражданнарга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР Прокуратурасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы; Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре консультация бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев