Алабугалылар өмәдә 100 капчык чүп-чар җыйды
Өмәгә җыелучылар сугышчы-интернационалистларга куелган мемориал янындагы мәйданны тәртипкә китерделәр.
15нче «Игелек планетасы» территориаль иҗтимагый үзәге Бердәм Россия партиясенең Алабуга башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм политехник колледжның яшь гвардиячеләре, 6 нчы ТИҮ, яшьләр һәм инвалид балаларның «Игелек планетасы» иҗтимагый оешмасы белән берлектә, территорияне җыештырырга чыктылар.
Өмәгә җыелучылар сугышчы-интернационалистларга куелган мемориал янындагы мәйданны тәртипкә китерде.
Дүрт сәгать дәвамында 100 капчыктан артык чүп-чар җыелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев