Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар #МинемГеройМинемГаилә акциясенә кушыла ала

Геройлар турында истәлекләр безнең басмаларда урын алачак.

Татарстанда #МинемГеройМинемГаилә (#МойГеройМояСемья) флешмобы эшли башлады. Ул Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышлана һәм анда теләге булган һәркем катнаша ала.

Акциядә катнашу өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә #МинемГеройМинемГаилә хэштегы белән Бөек Ватан сугышында катнашкан гаилә геройлары турында язма урнаштырырга кирәк. Язмаларда геройларның батырлыклары һәм казанышлары турында сөйләү мөһим, шулай ук фотолар куллану хуплана.

Алабугалылар да бу онлайн-акциядә катнаша ала. Моның өчен ВКонтактедагы үзегезнең битегездә герой турында язарга һәм #МинемГеройМинемГаилә #АлабугаНуры хэштегын куярга кирәк.

Геройлар турында истәлекләр безнең сайтта һәм газетада басылачак. Язмаларны ВКонтактедагы «Алабуга хәбәрләре» төркеменә җибәрсәгез дә ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев