Алабугалылар «МойТатарстан» фотомарафонында кыйммәтле призлар отарга мөмкин
Призлар арасында квадрокоптер, фотокамералар һәм башка кыйммәтле бүләкләр бар.
Социаль челтәрләр өчен контент булдыру марафоны #ПрекрасныйТатарстан блогтурының дәвамы булып тора. Бүгенге көндә #ПрекрасныйТатарстан хештегы астында 1600ләп фотосурәт куелган инде.
Фотомарафонда теләге булган һәркем катнаша ала. Катнашучыларның төп бурычы — Татарстанның матур һәм кызыклы күренешләрен фотога төшерү, аларны социаль челтәрләрдә бастырып чыгару, #ПрекрасныйТатарстан һәм #МойТатарстан хэштеглары белән билгеләп үтү. Оештыручылар барлыгы 25 бирем әзерләгән.
Фотомарафон кысаларында катнашучылар өчен мастер-класслар, вебинарлар һәм онлайн-дәресләр узачак. Марафон экспертлары арасында Казанның танылган фотографлары һәм блогерлары бар: Олег Самойлов, Артем Горланов һәм Настя Губинская. Бүләкләрне тапшыру тантанасы 13 сентябрьдә булачак. Алар арасында квадрокоптер, фотокамералар һәм башка кыйммәтле бүләкләр бар.
Чарада 8 сентябрьгә кадәр һәр көнне катнашырга мөмкин.
Инстаграм: @tatarstantop
Телеграм: @tatarstantop
ВКонтакте: https://vk.com/tatarstantop
Белешмә өчен телефон: +7(843)266-90-80
Сайт: https://openschool.biz/tatarstantop2020/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев