Алабугалылар муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында катнашты
Алабуганы АМР башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары арасыннан 6 кеше тәкъдим итте.
Ел саен муниципаль хезмәткәрләр Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында катнаша. Спартакиада 9 спорт төрен үз эченә ала: чаңгы ярышлары, мини-футбол, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика, йөзү һәм шахмат.
20 ноябрьдә Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләр арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. Алабуганы АМР башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары арасыннан 6 кеше тәкъдим итте.
Безнең муниципаль хезмәткәрләрнең футбол командасы Нурлат, Казан, Яр Чаллы, Зәй һәм Түбән Кама белән уйнады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Алабуга командасы яхшы әзерлек күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев