Алабугалылар өчен яңа ел бәйрәмнәрендә күңел ачу чаралары үткәреләчәк
Бәйрәм ялларын актив уздырыгыз.
8 гыйнварга кадәр, 15.00-21.00 — Алабугадагы Кыш Бабай резиденциясе «Гуляй-парк»та балаларны кабул итә.
2-8 гыйнвар, 12.00-13.00 — Георгий паркында «Кар бөртекләре» күңел ачу уеннары.
3-11 гыйнвар, 13.00-15.00 — «Йорт янындагы бакча» скверында балалар өчен «Исәнме, Яңа ел!» уен программасы.
2-8 гыйнвар, 15.00 — «Чебурашка» паркында уеннар һәм конкурслар белән күңел ачу программасы.
2-8 гыйнвар, 12.00-13.00 — "Гуляй-парк«та «Яңа елның күңелле стартлары» спорт күңел ачулары.
7 гыйнвар, 15.00 — «Чебурашка» паркында «Раштуа» программасы.
13 гыйнвар, 15.00 — «Чебурашка» паркында «Иске Яңа ел» программасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев