Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләрне җыялар

Төп үзенчәлеге — бары бер ел гына хезмәт итәргә була, шуннан соң хезмәттән китү гарантияләнә.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү: шартлар һәм өстенлекләр

Алабуга һәм район халкы гаскәрләрнең яңа төренә — пилотсыз системалар гаскәрләрендә хәрби хезмәткә контракт төзи ала.

Төп үзенчәлеге — бары бер ел гына хезмәт итәргә була, шуннан соң хезмәттән китү гарантияләнә. Шул вакыт эчендә кирәкле белгечлек алу мөмкинлеге тудырыла. Бер елдан соң хәрби хезмәткәр китәргә хокуклы. Аны шәхси ризалыгыннан башка бүтән бүлеккә күчермәячәкләр. Бу пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең башка төр гаскәрләрдән төп аермасы.

Тагын бер өстенлек — ул югары дәрәҗәдә куркынычсызлык. Пилотсыз системалар операторлары хәрби бурычларны дошман белән турыдан-туры орыну сызыгыннан еракта үтиләр. Ә бу сәламәтлеккә һәм тормышка куркыныч янау очрагын берничә тапкыр киметә. Пилотсыз системалар гаскәрләре сугышчылары разведка, күзәтү, ут корректировкасы яки заманча технологияләр ярдәмендә һөҗүм ясау белән шөгыльләнә.

«Бу югары технологияле хезмәт, аны еш кына компьютер артында эшләү белән чагыштыралар, − дип билгеләп үтә белгечләр. — Монда физик әзерлек түгел, ә игътибар, аналитик акыл, яхшы моторика мөһим».

Пилотсыз система гаскәрләренә хезмәткә алынган һәр кеше РФ Оборона министрлыгының белем бирү үзәкләрендә махсус укыту уза. Әзерлек программасы: ике-өч ай. Бу вакыт эчендә сугышчы төрле типтагы пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә өйрәнә: тактиклардан алып ударныйларга кадәр.

Хезмәтнең матди ягы да кызыклы. Бу — Татарстанда контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү — 2,9 миллион сум. Бу суммага төбәк һәм федераль акчалар керә. Хәрби бурычларны уңышлы үтәгән өчен — матди бүләкләү.

Пилотсыз системалар белән идарә итү, программалаштыру һәм техник хезмәт күрсәтү күнекмәләре армия хезмәтеннән читтә дә кирәк. Белгечләр бу хезмәт төрен үзләштерүчеләр киләчәккә һөнәр алачак, дип ышандыра. Билгеле булганча, пилотсыз очкычларны хәзерге вакытта башка өлкәләрдә дә актив кулланалар. Хокук саклауда, мәсәлән.

Кандидатларга төп таләпләр: 18 яшьтән 35 яшькә кадәр, сәламәтлек торышы буенча «А» категориясенә туры килү, урта һөнәри яки югары белем булу, өстәвенә, инглиз телен база дәрәҗәсендә белү булачак. Өстәмә мәгълүмат алу һәм гариза тапшыру өчен Алабуга, Олы Покров урамы, 1нче йорт адресы буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннары кандидатны пилотсыз авиация вәкиленә шәхси әңгәмәгә җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев