Алабугалылар район башлыгының кабул итүенә языла ала
Элемтә өчен телефон — 8 (85557) 3-31-78.
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев Алабуга районында яшәүчеләрне шәхси сораулар буенча кабул итә. Кабул итүгә алдан язылырга кирәк.
Элемтә өчен телефон — 8 (85557) 3-31-78.
Дәүләт органнарында, җирле үзидарә органнарында гражданнарны шәхсән кабул итү график нигезендә үткәрелә. Кабул итү урыны, шулай ук кабул итү өчен билгеләнгән көннәр һәм сәгатьләр турында мәгълүмат гражданнарга АМР Советы белгечләре тарафыннан җиткерелә.
Исегезгә төшерәбез, телдән мөрәҗәгатьнең эчтәлеге гражданның шәхси кабул итү карточкасына кертелә. Әгәр телдән мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар һәм хәлләр билгеле булып, өстәмә тикшерү таләп ителмәсә, гражданның ризалыгы белән мөрәҗәгатькә җавап шәхсән кабул итү барышында телдән бирелергә мөмкин. Калган очракларда мөрәҗәгатьтә куелган сорауларның асылы буенча язма җавап бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев