Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар район советына 1300 тапкыр мөрәҗәгать иткән

Халыкны юллар төзелеше, су проблемалары, капиталь ремонт мәсьәләләре борчый.

2024 елда алабугалылар Алабуга район советына 648 язма һәм 441 электрон мөрәҗәгать юллаган, телдән 213 тапкыр сорау биргән. Алабугада 150ләп кеше шәхси кабул итүдә булды, дип хәбәр итте делопроизводство һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Татьяна Овчинникова.

Юллар

Гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше төзекләндерү темасына бәйле: мондый сораулар 378 булган. Алар арасында — юлларны һәм тротуарларны ремонтлау һәм төзү, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, агачларны кисү, шәһәрне һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү, кар һәм чүп-чарны җыештыру, урамнарны яктырту һәм ремонтлау кебекләре дә бар.

Нәтиҗәдә, алабугалыларның 153 мөрәҗәгате буенча уңай карар кабул ителгән. Шулай, шәһәр халкы күп тапкырлар 4 нче микрорайоннан чыгу юлының бер өлешендә транспорт хәрәкәтенең тыгыз булуына һәм моның аварияләргә китерүенә зарланган. Моннан тыш, Тугаров урамы һәм Яр Чаллы шоссесы киселешендәге куркыныч юл участогына светофор куюны сорап мөрәҗәгатьләр дә җибәрелә. 2024 елда «Алабуга» МИЗ акчасына юлны реконструкцияләү, яктырту урнаштыру һәм ике боҗралы чишелеш төзү эшләре башкарыла.

Лесная поляна бистәсендә яшәүчеләрдән ел саен Отрадная дип аталган үзәк урамга асфальт түшәүне сорап мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Эшләр этаплап, ел саен башкарыла. 2024 елда 220 метр озынлыктагы юл участогына асфальт түшәлә.

Иске Юраш авылында яшәүче кеше урамның бер өлешен асфальтлауны сораган, әйтүенчә, юлда тирән чокырлар бар. Нәтиҗәдә, 426 метр озынлыктагы юл участогына асфальт җәелә.

Төзекләндерү буенча 91 мөрәҗәгать башкаруга алынган. 134 сорау буенча аңлатмалар бирелә: мөрәҗәгать итүчеләргә эшләрнең башкарылмау яки билгесез вакытка күчерелү сәбәпләрен аңлаттылар.

Торак һәм коммуналка

Гражданнар мөрәҗәгатьләре рейтингында төзекләндерүдән соң икенче урында — торак-коммуналь хуҗалык темасы. Монда 224 гариза кабул ителгән. Алабугалыларны коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту, инженерлык челтәрләре төзү, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү борчый. Моннан тыш, алар үз йортларын капиталь ремонт планына кертүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

Бер ел эчендә 88 торак-коммуналь мәсьәлә хәл ителгән. Мәсәлән, Танайка авылы халкы әледән-әле су бетү проблемасы белән мөрәҗәгать иткән. «Чиста су» программасы буенча 2024 елда су белән тәэмин итү системасын үзгәртеп кору дәвам итә һәм 50 кубометрлы икенче су башнясы урнаштырыла.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә кешеләре мөрәҗәгатьләре буенча шәхси йортларның түбәләре ремонтлана, шулай ук йортларны су белән тәэмин итү эшләре башкарыла.

Инженерлык челтәрләрен алыштыру һәм ремонтлау, йортларга капиталь ремонт ясау, ишегалларын төзекләндерү турында үтенечләр бар.

Социаль өлкә

121 мөрәҗәгать социаль өлкәгә: мәгариф, мәдәният, физкультура һәм спорт, сәламәтлек саклау, халыкны социаль яклау, эшкә урнаштыру, социаль объектларны төзү һәм ремонтлауга кагылышлы булган. 25 гариза буенча уңай карар кабул ителгән.

Мәсәлән, Бехтерево авылында яшәүче кеше авылның балалар бакчасын төзекләндерүне сораган. Нәтиҗәдә, район башлыгы Рөстәм Нуриев кушуы буенча, мәктәпкәчә учреждениенең түбәсе яңартыла, розеткалар, включательләр һәм санприборлар алыштырыла, яңа койма куела, керү урыны төзекләндерелә.

Эковолонтер Виталий Филиппов үз теләге белән Алабуга тирәсеннән чүп-чар җыя һәм чыгара. Җыелган барлык чүпне үзенең җиңел машинасына сыйдыра алмаганлыктан, ул башлыкның кабул итүенә машина сатып алуда ярдәм сорап килә. Соңрак, бирелгән акчаларга Виталий Филиппов үзе теләгән ЗИЛ-157 машинасын сатып ала.

1254 хәбәрнамә алабугалылар тарафыннан 2024 елда «Халык контроле» системасына җибәрелгән:

916 — хәл ителгән;

271 — планлаштырылган;

67 — кире кагылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев