Алабугалылар сугышчан казанышлары өчен бүләкләнде
Бүләкләрне Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды.

Шәһәр тормышы мәсьәләләре буенча киңәшмәдә алабугалыларга сугышчан хезмәтләре өчен югары бүләкләр тапшырылды: Айдар Нәбиуллин икенче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале, ә Алексей Иванов Жуков медале белән бүләкләнде.


Моннан тыш, Алабугада яшәүче Разалия Косолапова берьюлы ике бүләк алды: аңа волонтер медале, шулай ук улы Алексейның Суворов медале тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев