Алабугалылар татар телен онлайн-мәктәптә бушлай өйрәнә алачак
Онлайн-мәктәп ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2013 елда оештырылды.
Хәзер татар телен өйрәнү күпкә уңайлырак. Теләге булган һәркем татар телен «Ана теле» онлайн-мәктәбендә өйрәнә ала.
Укыту өчен эшләнгән материаллар грамматика, лексика һәм фонетиканы өйрәнү өчен кулланылучы дәресләр, видеофильмнар, аудиороликлардан тора. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр ителә.
Бушлай онлайн-мәктәп ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2013 елда оештырылган иде. Онлайн-мәктәптә дәресләр катлаулыгы буенча дүрткә бүленә — А1, А2, B1,B2. Проект 72 бүлектән, 288 дәрес, 1676 күнегү, 288 видеоклип, 10950 аудиофайлдан тора.
2013 елдан башлап онлайн-мәктәпне 142 илдән 150 меңнән артык укучы узды, 8 миллионнан артык уку сәгате, 5 миллион дәрес һәм 80 меңнән артык сөйләшү дәресе үткәрелде, дип хәбәр итә оештыручылар.
Теләгән һәркем әлеге проектка кушыла ала, моның өчен сайтта теркәлергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев