Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар «Татарча диктант» акциясенә кушыла алачак

Быел татарча диктант сигезенче тапкыр оештырыла.

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» акциясе узачак. Акциядә һәр кеше катнаша ала. 

Алабугалылар татар телен белү дәрәҗәсен 6нчы мәктәптә, Инженер-технология лицеенда, 10нчы лицейда, «Адымнар-Алабуга» белем бирү комплексында ачыклый алачак.

Татарча диктант акциясенең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант.

Быел татарча диктант сигезенче тапкыр оештырыла. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Узган елны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды.

Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен сайтта «катнашучы» буларак теркәлү узарга кирәк. Билгеле көнне шәхси кабинетка кереп, текстны тыңлап, диктант яза аласыз.

Диктантны гадәти рәвештә язарга теләсәгез, язу мәйданчыкларына килә аласыз. Мәйданчыкны табу өчен сайттагы картаны ачасыз һәм үзегезгә уңайлы булган ноктаны эзлисез. Диктантның көне, вакыты картада (табылган мәйданчык янында) языла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев