Алабугалылар торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сораулар бирә ала
Кабул итү 28 марттан 1 апрельгә кадәр барачак.
28 марттан 1 апрельгә кадәр «Бердәм Россия» партиясе рәисенең Үзәк, төбәк җәмәгать кабул итүе һәм партиянең урыннардагы җәмәгать кабул итүе торак-коммуналь хезмәтләр буенча сорауларга җавап бирү өчен, гражданнар белән очрашачак.
Анда РФ сенаторлары, барлык дәрәҗә депутатлар, шулай ук профильле оешма вәкилләре катнашачак.
Алабугада яшәүчеләр сорауларын «Бердәм Россия» партиясенең Алабуга бүлегенә 3-48-10 телефоны буенча, шулай ук идарәче компанияләргә, ТКХ һәм төзелеш департаментына, Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итеп бирә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев