Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар Тынычлык проспектындагы яңа газоннарны боза

Быел Тынычлык проспекты күзгә күренеп үзгәрде. Газоннар ясалган, агачлар утыртылган, тротуарлар салынган...

Шулай да күп кенә алабугалылар, күрә торып, газон өстеннән «кәҗә сукмагы» ясап йөриләр. Тынычлык проспектында кайбер урыннарда тротуарларны, кешеләргә уңайлы булсын дип, моңа кадәр бөтенләй булмаган җирдә төзеделәр. Тротуарга кадәр берничә метрны узарга иренеп, газон буйлап йөриләр бит. Кызыксынып, газон өстеннән йөрү чынлап та вакытны кыскартамы, шуны тикшерергә булдык. 

Шул рәвешле, күптән түгел генә Тынычлык проспектындагы 31нче йортка якын сәүдә үзәге каршында күптән көткән тротуар барлыкка килде. Биредә аның булганы да юк һәм йөрергә бик җайсыз иде. Хәзер ул бар, әмма илтифатсыз гражданнар аннан ике адымда гына диярлек сукмак салып өлгергән инде! Нинди максат беләндер, аңлашылмый. Вакыт та янга калмый, газон да бозыла. Кая гына, ничек кенә ашыксагыз да, газон өстеннән йөрү — законсызлык кына түгел, әдәпсезлек тә. Алабуга районы башкарма комитеты муниципаль контроль бүлегенең баш белгече Илдус Зыятдинов хәбәр итүенчә, мондый тәртип бозу, тәгаенләп әйткәндә — яшел үсентеләргә зыян салган өчен, физик затларга кисәтү яисә 2 меңнән башлап административ штраф каралган. Сүз уңаеннан, шундый ике очрак теркәлгән инде, һәм әлегә алар кисәтү генә алган. 

Моннан тыш, муниципаль контроль тарафыннан, ике атнада, ТР АХ Кодексының 3.17 маддәсе буенча, яшелләндерелгән урында транспорт чараларын куйганга, 22 беркетмә төзелгән. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозганга, АХ Кодексының 3.6 маддәсе буенча 6 беркетмә төзелгән. 

Шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәләрнең берсендә, район башлыгы Рөстәм Нуриев бу юнәлештә эшне көчәйтергә, тиешле чараларны күрергә һәм шулай ук сәүдә үзәкләрен үз тирәсендәге җирләрне карап торырга кушкан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев