Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен искә төшерделәр

Сезнең иминлек игътибарлы һәм сак булуыгызга бәйле.

Хәзерге заманда кешегә ярдәм итә торган электр приборлары көннән-көн яңара һәм камилләшә. Шулай да, алар төзек булмаса, яисә куллану кагыйдәләре бозылса, алар янгын китереп чыгарырга мөмкин. 26нчы янгынга каршы хезмәт бүлеге инспекторы Фәния Намәтулаева электр приборларыннан файдаланганда, янгын очраклары килеп чыкмасынга, нинди кагыйдәләрне тотарга кирәклеге турында сөйләде. 

Истә тотарга:
— төзек булмаган электр приборларыннан, шулай ук тышы зарарланган үткәргечләрдән файдаланырга ярамый;
— үзең ясаган электр җылыткычларын куллану тыела, алар заводта эшләнгән булырга тиеш;
— яңа әйбер сатып алганда һәм аны урнаштырганда, аның сертификаты булырга тиеш, эшләтеп җибәрер алдыннан, игътибар белән куллану кагыйдәләре белән танышып чыгыгыз;
— тиз янучан предметлар һәм материаллар янәшәсенә электр җиһазларын урнаштырырга ярамый;
— эшләп торган электр җиһазларын озак вакытка караусыз калдырырга ярамый;
— бер розеткага переходник ярдәмендә берничә приборны тоташтыру катгый тыела;
— электр вилкасы яки электр приборының үзе җылына башласа, аны шунда ук сүндерегез.

Электр җиһазларын кулланганда сезнең иминлек игътибарлы һәм сак булуыгызга бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев