Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга эшләрне үтәү сроклары бозылган очракта нишләргә кирәклеген аңлаттылар

Гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләрдә килеп чыккан бәхәсләр суд тарафыннан карала һәм хәл ителә.

Әгәр башкаручы эшне башкару яки хезмәт күрсәтү срокларын бозса (эшләрне башлау яки тәмамлау вакыты, арадаш сроклар), кулланучы Россия Федерациясе «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законының 28 статьясы нигезендә түбәндәгеләргә хокуклы:

  • башкаручыга яңа срок билгеләргә;
  • эшне башкаруны (хезмәт күрсәтүне) өченче затларга йөкләргә яки аны үз көчләре белән башкарырга һәм башкаручыдан тотылган чыгымнарны каплауны таләп итәргә;
  • эшне башкарган (хезмәт күрсәткән) өчен бәяне киметүне таләп итәргә;
  • эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы килешүне үтәүдән баш тартырга.

Кулланучы шулай ук эшне башкару (хезмәт күрсәтү) срокларын бозуга бәйле рәвештә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Зыян кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен билгеләнгән даталарда капланырга тиеш, дип аңлата ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы.

Кулланучы билгеләгән яңа сроклар эшне башкару турында килешүдә күрсәтелә.

Яңа сроклар үтәлмәгән очракта, кулланучы башкаручыга әлеге статьяның 1 пунктында билгеләнгән башка таләпләрне белдерергә хокуклы.

Эшне башкаруның билгеләнгән сроклары бозылган очракта, башкаручы кулланучыга эшне башкару (хезмәт күрсәтү) бәясенең өч проценты күләмендә неустойка (пени) түли. Моның өчен кулланучыга хезмәт күрсәтүчегә барлык таләпләр күрсәтелгән язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Башкаручы кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарткан яки дәгъваны җавапсыз калдырган очракта, мәсьәләне суд тәртибендә генә хәл итәргә мөмкин, чөнки гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләрдә килеп чыккан бәхәсләр суд тарафыннан карала һәм хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев