Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга гадәттән тыш хәлдә нәрсә эшләргә һәм качу урыннарының кайда урнашуы турында сөйләделәр

Алабугада һөҗүмнән качу өчен 135 урын оештырылды.

Николай Доронин гадәттән тыш хәлдә нәрсә эшләргә һәм шәһәр халкы өчен качу урыннарының кайда урнашуы турында сөйләде.

Күп кенә алабугалылар кайбер йортларда «Качу урыны» дигән язуны инде күрделәр, алар нигездә подвалга керү урынында урнашкан. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районы буенча идарәсе башлыгы Николай Доронин куркыныч янаган минутларда ничек итеп подвалга эләгергә мөмкин булуын аңлатты.

— Идарәче компанияләргә подвалларны халык өчен качу урыны итеп әзерләргә, ачкычның кем кулында булачагын билгеләргә боерык бирелде. Һәр подъездда ачкычның кайсы фатирда урнашуы турында белдерү урнаштырылачак. Алар йорт яки подъезд буенча җаваплы кешедә булыр дип уйлап торабыз, — ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле.

Николай Доронин әйтүе буенча, хәзерге вакытта шәһәрнең 168 күп фатирлы йортының 135ндә үз подвалы бар. Халыкның бер өлеше үз йортларында (сүз шәхси йортлар турында бара) яки гаражларда яшеренә ала, мәсәлән, идән астына, күзәтү чокырларына, автомобиль астына керә ала.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районы буенча идарәсе башлыгы Гадәттән тыш хәл вакытында төрле шартларда ничек эш итәргә кирәклеге турында күрсәтмәләр бирде:

— Әгәр дә һава сигналын өйдә булганда ишетсәгез, электр приборларын электр челтәреннән сүндерегез. Подвалга төшегез. Әгәр дә сезнең йортта подвал булмаса, өйдә ныклы стена янына, тәрәзәләрдән ераграк идәнгә ятыгыз. Башыгызны кул белән каплап ятыгыз, шартлаудан соң барлыкка килгән пыяла кисәкләре зыян китерергә мөмкин.

Автомобиль яки җәмәгать транспортында булсагыз, шофер машинаны кичекмәстән туктатырга тиеш. Подвал кебек ышык урын табарга тырышыгыз.

— Куркыныч янаганда «Игътибар!» сигналы радио, телевидениедә яңгыраячак. Шәһәрлеләр сирена тавышын, шул исәптән янгын сүндерүчеләр, полиция машиналарындагы хәбәрчеләрне дә ишетәчәк, — диде Николай Доронин.

Алабугада куркынычсызлык системасын камилләштерү өчен берничә тапкыр һөҗүмгә дучар булган Белгород тәҗрибәсе кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев