Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга газ баллоннары белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр

Газ баллоннары өчен билгеләнгән урыннар яки шкафлар йозак белән бикләнергә, анда җилләтү өчен жалюзи булырга тиеш.

Хәзерге вакытта гражданнар бакчачылык ширкәтләрендә һәм торак йортларда, хуҗалык корылмаларында һәм гаражларда газ баллоннары җайланмаларын куллана. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерә.

Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, көнкүреш газ баллоннарын һәм газ приборларын эксплуатацияләгәндә янучан газлы баллоннарны шәхси торак йортларда, фатирларда һәм торак бүлмәләрдә, шулай ук кухняларда, эвакуация юлларында, цоколь катларында, подвал һәм чарлак биналарында, балконнарда һәм лоджияләрдә сакларга ярамый.

Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы урынбасары Малик Мөхәммәдиев хәбәр иткәнчә, көнкүреш газ приборларын (шул исәптән аш плитәләрен, су җылыту казаннарын, газ колонкаларын) газ белән тәэмин итү өчен газ баллоннары (гамәлдәге һәм запас) биналардан читтә (шкафларда яки баллоннарның өске өлешен һәм редукторны каплый торган тышлыклар астында), бинага керү урыннарыннан, цоколь һәм подвал катларыннан 5 метрдан да якын булмаган аралыкта, янмый торган материаллардан эшләнгән янкормаларда урнаштырылырга тиеш. 

Газ баллоннары өчен билгеләнгән урыннар яки шкафлар йозак белән бикләнергә, анда җилләтү өчен жалюзи булырга тиеш, шулай ук «Янгын куркынычы. Газ» дигән кисәтү язмасы булу зарур. Составына икедән артык баллон кергән газ җиһазларын, шулай ук кешеләр яшәгән биналар эчендә урнаштырыла торган җайланмаларны урнаштыру һәм файдалану газ хуҗалыгында куркынычсызлык буенча гамәлдәге норматив документлар таләпләренә ярашлы рәвештә башкарылырга тиеш. Шәхси торак йортларга (шул исәптән коттеджларга, дачаларга) керү урынында, шулай ук газ баллоннары кулланылган биналар һәм корылмаларга «Янгын куркынычы. Газ баллоннары» дигән кисәтүче билге урнаштырыла. 

Газларны яндыручы җайланмаларны кулланганда түбәндәгеләр тыела:

  • газ приборларын газ чыгу булганда куллану;
  • газ арматурасы детальләрен очкын барлыкка китерүче корал ярдәмендә тоташтыру;
  • ачык ялкын чыганаклары (шул исәптән шырпы, зажигалка, шәм) ярдәмендә тоташуларның герметиклыгын тикшерү;
  • газ белән тутырылган баллоннарны ремонтлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев