Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга инвалид бала тәрбияләүчеләргә тиеш булган түләүләр турында сөйләделәр

Инвалидлыгы булган яисә бала чагыннан 1 группа инвалид баланы караучы гражданнарга ай саен түләүләр каралган.

Андый түләүләрне ата-ана (уллыкка яки кызлыкка алучы); опекун (попечитель); баланы карарга алынган зат (туган булуы мәҗбүри түгел) алырга мөмкин.

Түләү эшләмәүче, пенсия яисә эшсезлек буенча пособие алмаучы гражданнарга гына билгеләнә.

Бала чагыннан 1 группа инвалид бала караган өчен түләү күләме:
— 10000 сум ата-анага (уллыкка яки кызлыкка алучыга); опекунга (попечительгә) бирелә;
— 1200 сум күләмендә башка затларга билгеләнә.

Баланы караучы ата-ана яисә опекун иминият пенсиясенә исәп тота ала, дәүләт бу турыда да кайгырта. Баланы караган вакытның һәр елы иминият стажына 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә исәпләнә.

Инвалидлыгы булган 18 яшькә кадәр баланы караган өчен түләүгә гаризаны:
— онлайн рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталы аша (ата-ана үз баласын караса);
— Россия Социаль фондының клиент хезмәтенә (тәрбияләнүченең ризалыгы яисә вәкилнең хокукларын расларга кирәк булганда) тапшырырга була.
Андый түләүне рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар:
— бала караучы гражданнан гариза, анда карый башлау вакыты һәм яшәү урыны күрсәтелә;
— тәрбияләнүченең яисә аның вәкиленең баланы карауга алынуларына ризалыгы;
— һәрберсенең шәхесен раслый торган документлар (паспорт, СНИЛС);
— баланың вәкиле вәкаләтләрен раслый торган документ (кирәк булган очракта).

Гариза 10 эш көнендә карала.

Шулай ук еш кына шундый сораулар бирәләр: эшләүче ата-анага нәрсә тиеш? 

Инвалид баласы булган барлык ата-анага да өстәмә түләүле яллар биреләме?

Әйе. Ата-ананың берсенә (опекунга, попечительгә) инвалид бала караган өчен, аның гаризасы буенча бер айда дүрт өстәмә түләүле ял көннәре бирелә.

Әлеге ял көннәрен туплап барырга мөмкинме?

Әйе. Закон үз көченә кергәннән соң, андый өстәмә түләүле ял көннәрен тупларга мөмкин булачак.

Өстәмә ял көннәрен рәттән ничә көн алып була?

Эш бирүче белән килешеп, ата-ананың берсе (опекун, попечитель) инвалид баланы карау өчен, өстәмә түләүле ял көннәрен, календарь елда файдаланылмаган шундый ял көннәренең гомуми исәбеннән чыгып, 24 көн рәттән алырга хаклы.

Андый көннәр ничек түләнәчәк?

Өстәмә түләүле ялларның һәр көне ата-ананың (опекун яисә попечительнең) уртача хезмәт хакыннан чыгып түләнә.

Андый ял көннәре өчен гариза кирәкме?

Әйе. Өстәмә түләүле ял көннәреннән файдалану өчен, эш бирүчегә гариза бирергә кирәк. Бер айда рәттән 24 көн ял алу эш бирүче белән килешеп рәсмиләштерергә тиешле.

Бу үзгәрешләр кайчан гамәлгә керә?

Закон 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

Хәзер ивалид баласы булган ата-анага өстәмә ял көннәре биреләме?

Әйе. Ата-ана (опекун, попечитель) хәзер дә календарь айда түләүле өстәмә дүрт көн ял алырга хокуклы, ләкин алар тупланмый һәм алдагы айга күчерелми. Ата-ананың (опекунның, попечительнең) берсе ял көннәрен өлешчә генә алган булса, калган өлешен ата-ананың (опекунның, попечительнең) икенчесе алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев