Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга кышын балык тотуның куркыныч булуы турында искәрттеләр

Ел саен юка боз кешеләр һәлакәтенә сәбәп булып тора. Һәлак булучылар арасында балыкчылар ешрак була.

— Куркынычсызлык кагыйдәләрен саклаганда, хәвеф-хәтәрне булдырмаска мөмкин, — дип кисәтә Татарстан Республикасында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Дәүләт янгын хезмәте составындагы 75нче янгын-коткару бүлеге башлыгы Евгений Шумилов.

Шунысын истә калдырырга кирәк: калынлыгы 15 сантиметр булган боз гына ышанычлы санала. Боз өстенә караңгы яисә күз күреме начар вакытта ялгыз гына чыкмаска. Суның тизлеге арткан урыннарда, елга кушылдыкларына якын төштә, боз өстенә үсемлекләр чыгып торган җирдә аеруча сак булу таләп ителә. Биштәр булса, аны бер җилкәгә асып куярга кирәк, әгәр боз ватыла башласа, йөктән тиз генә арыну өчен шулай кулайрак. Боз өстеннән төркем белән барганда, бер-береңнән 5-6 метр ара калдырып хәрәкәтләнү яхшырак. Бозның ныклыгын кул астындагы әйберләр — колга яки таяк белән тикшереп торыгыз. Аяк белән каты басып тикшерү катгый тыела. 

Балык тотканда, боз тишекләрен бер-береннән 5-6 метр ераклыкта ясарга киңәш ителә. Балыкчының үзе белән коткару жилеты һәм 20-30 метр озынлыктагы бавы булырга тиеш. Бауның бер очы элмәкле, икенче очына 400-500 грамм авырлык бәйләнгән булсын. 

Боз өстенә:
— исерек килеш чыгу;
— боз буйлап сикерү һәм йөгерү;
— бер ноктада күп кеше җыелу;
— тиз агымлы урындагы юка бозга чыгу ТЫЕЛА.

Боз астына егылсагыз, нишләргә?
Коткыга бирелмәгез, ярдәмгә чакырыгыз. Боз калынрак якка чыгарга тырышыгыз. Кулларны як-якка җәеп, боз кырына тотынырга, баштан суга чумудан сакланырга кирәк. Боз өстенә чыгуга, кабат суга төшмәс өчен, аякка басарга ашыкмагыз. 

Җылуга төшкән кешене күрсәгез:
— «112» яисә «101» телефоннары буенча ярдәм чакырыгыз;
— мөмкинлекләрне анык бәяләгез;
— кул астындагы чара итеп чаңгыдан, такталардан, таяклардан, бау яки үзара бәйләнгән каешлардан файдаланыгыз;
— боз өстенә су чыккан урынга таба шуышып барыгыз, аяк-куллар киң җәелгән булсын, коткару чараларын алда этеп барырга кирәк;
— кеше төшкән урынга 3-4 метрдан да якынрак бармагыз. Аңа коткару чарасын ыргытыгыз;
— зыян күрүчене саклык белән генә боз өстенә чыгарып, куркыныч урыннан читкә шуышыгыз;
— зыян күрүчене җылы урынга күчерегез. Медиклар килгәнче, аңа беренче ярдәм күрсәтегез: юеш киемнәрен салдырыгыз, тәне кызарганчы ышкыгыз, кайнар чәй эчертегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев