Алабугалыларга пиротехника куллану кагыйдәләрен искә төшерделәр
Пиротехника — янгын куркынычы зур булган эшләнмәләр исәбенә керә.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балигъ булмаганнарга петарда һәм башка пиротехника эшләнмәләрен сату кагыйдәләре турында аңлатты.
Пиротехника — янгын куркынычы зур булган эшләнмәләр исәбенә керә һәм дөрес файдаланылмаган очракта сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Балигъ булмаганнар пиротехниканы кулланганда җитди җәрәхәтләр алу куркынычы бар.
Пиротехник продукцияне сату кагыйдәләре РФ Хөкүмәтенең 22.12.2009 елда чыккан «Пиротехник әйберләрне сатканда һәм кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен раслау турында» дип исемләнгән 1052 нче санлы карары белән җайга салынды (алга таба — Таләпләр).
Барлык пиротехник продукция, петардаларны да кертеп, куркынычның 5 классына бүленә. Куркыныч зонаның радиусы, саклау шартлары, яшь чикләүләре бирелгән класска бәйле. Һәр эшләнмәдә куркыныч классы һәм яшь чикләве күрсәтелергә тиеш.
Таләпләрнең 11 нче пункты нигезендә пиротехник эшләнмәләрне 16 яшькә җитмәгән затларга сату тыела (әгәр җитештерүче тарафыннан башка яшь чикләве билгеләнмәгән булса). Шул рәвешле, петардаларны, салютларны яки башка пиротехниканы 16 яшькә җиткән затларга гына сатарга мөмкин.
Әлеге өлештә шундый ук нигезләмәләр РФ Хөкүмәтенең 16.09.2020 елның «Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләрен раслау турында» дип исемләнгән 1479 нчы карарында бар, ул Таләпләр урынына 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Күрсәтелгән тыюларны бозган очракта, пиротехника әйберләрен сатучы административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.2 маддәсе (ирекле сату тыелган яисә чикләнгән товарларны (башка әйберләрне) законсыз сату) буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Мондый законсыз гамәлләр кылган өчен гражданнар өчен — 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен — 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 30 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф билгеләнгән. Шулай ук административ хокук бозу предметларын конфискацияләү дә кулланылырга мөмкин.
Мондый административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне Эчке эшләр органнарының (полиция) һәм Роспотребнадзор органнарының вазифаи затлары төзергә вәкаләтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев