Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга сатып алынган даруны кайсы очракларда кире кайтарып булу турында сөйләделәр

Законнарда товарны кайтару һәм алмаштыруның билгеле бер кагыйдәләре билгеләнгән, ләкин бу беренче чиратта аның сыйфатына бәйле.

Бу кагыйдәләр даруларга да, медицина эшләнмәләренә дә кулланыла, дип аңлата Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы.

Тиешле сыйфатлы даруларны алмаштыру яки кире кайтару мөмкин түгел. Хәтта кулланучы сатып алганнан соң даруханәдән әле чыгып китмәсә дә, ул даруны кире кайтара алмый. Фармацевт чек биргәннән бирле, товарны кире кайтару мөмкин түгел. 

Сыйфатсыз дару препаратларына килгәндә, Россия Федерациясе "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законының 18 нче статьясында әйтелгәнчә, кулланучы күренеп торган яки яшерен кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга хокуклы.

Даруның кимчелеге түбәндәгечә булырга мөмкин:
— яраклылык вакыты тәмамланган;
— маркировкалау дефекты бар (серия һәм яраклылык вакыты бөтенләй күрсәтелмәгән, яисә упаковкада һәм препаратта яраклылык вакыты туры килми);
— даруны куллану буенча инструкция юк яки башка препаратныкы салынган;
— инструкциядәге даруның тасвирламасы аның төсенә, исенә, упаковкасына, дозасына, зурлыгына, формасына яки консистенциясенә туры килми;
— препарат упаквокасында җитешсезлек бар (мәсәлән, тартмасы, пробкасы яки капкачы бозылган, шешәсенең яньчелгән урыннары бар, герметиклык бозылган һ.б.).

Кулланучыларга дарулар сатып алганда игътибарлы булырга һәм товарны кассадан китмичә тикшерергә киңәш ителә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев