Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга шифаханә-курорт дәвалануына кемнәр хокуклы булуын аңлаттылар

Алабуга районында федераль ташламага ия булган 6 меңнән артык кеше социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада ала.

Алабуга районында һәм Алабуга шәһәрендә 6 меңнән артык федераль ташлама алучы бар, аларның 50 проценты социаль хезмәтләр җыелмасын өлешчә яки тулысынча натураль формада (бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау азыгы продуктлары, дәвалану урынына кадәр юл бәясе, шифаханәләрдә бушлай дәвалану) алу хокукын саклап калган.

Федераль ташламага ия булучыларга түбәндәгеләр керә:
— сугыш инвалидлары;
— Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
— сугыш хәрәкәтләре ветераннары;
— 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентяберенә кадәр алты айдан да ким булмаган хәрби хезмәт үткән хәрби хезмәткәрләр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләр;
— «Жителю блокадного Ленинграда», «Житель осажденного Севастополя», «Житель осажденного Сталинграда» билгесе белән бүләкләнгән кешеләр;
— Бөек Ватан сугышы чорында тыл хезмәткәрләре;
— инвалидлар;
— инвалид балалар;
— һәлак булган (үлгән) сугыш инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарының гаилә әгъзалары.

Ташламага ия булучыларга социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада алу айлык акчалата түләү (ЕДВ) билгеләгәндә рәсмиләштерелә, шул ук вакытта аларның ташламаны акчага алыштыру хокукы да бар (1578 сум 50 тиен).

Акча эквивалентының зурлыгы натураль хезмәтнең дә нәкъ менә шушы суммага күрсәтелүен аңлатмый. Дарулар, юллама һәм юл йөрү билеты ташламага ия кешегә кирәкле күләмдә бушлай бирелә. Ә менә натураль ташламаларны акчалата эквивалент белән алыштырганда, алар тиешле ташлама өчен каралган суммада гына биреләчәк (1215,80 — дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау азыгы продуктлары өчен; 188,08 — төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама өчен; 174,62 — шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен).

Акча белән социаль хезмәтләрнең бөтен җыелмасын да, аның бер өлешен дә алыштырырга мөмкин. Шул ук вакытта кайвакыт социаль хезмәтләр җыелмасын нәкъ менә натураль формада алу отышлырак булуын исәпкә алырга кирәк. Бу, мәсәлән, пенсионерга кыйммәтле дарулар кирәк булган очракларга кагыла. Социаль ярдәм чараларын натураль яки акчалата формада алу вариантлары льготниклар үзләренә уңайлы тәэмин итү форматын сайлый алсын өчен каралган. Бу процесс бик гади. 1 октябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталындагы «шәхси кабинет» аша, Социаль фондның клиентлар хезмәте яки күпфункцияле үзәк (МФЦ) аша гариза бирергә кирәк. Гаризада күрсәтелгән вариант киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә, дип искәртте Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең Алабуга районы Клиент хезмәте җитәкчесе Елена Глинская.

Үз карарларын үзгәртергә җыенмаган кешеләргә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Элек бирелгән гариза ташламалар алучы аны үзгәрткәнче гамәлдә булачак.

Шифаханә-курорт дәвалануына, юлламага кем хокуклы
Югарыда әйтелгәнчә, санаторийга юлламаны социаль хезмәтләр җыелмасы составында әлеге хезмәттән баш тартмаган федераль ташламага ия кешеләр алырга хокуклы. Юлламадан тыш, социаль хезмәтләр җыелмасына дәвалану урынына бушлай бару һәм кире кайту керә. 1 төркем инвалидлыгы булган гражданнар һәм инвалид балалар шул ук шартларда аларны озата баручы зат өчен шифаханә-курорт дәвалануына һәм бушлай йөрүгә икенче юлламаны алырга хокуклы.

Юлламалар гариза һәм 070/У формасындагы медицина белешмәсе нигезендә гариза бирү датасы буенча чират тәртибендә бирелә. 070/У формасы буенча белешмә табиб-терапевт тарафыннан бирелә.

Гаризаны берничә ысул белән бирергә мөмкин:
— дәүләт хезмәтләре порталы аша;
— КФҮ;
— Социаль фонд бүлегенең клиентлар хезмәтендә шәхси кабул итүдә;
— почта аша.

Кирәкле документлар: дәүләт хезмәте күрсәтү турында гариза, шәхесне раслаучы документ.

Шифаханә-курортта дәвалану өчен чират номерын ничек белергә?
Чират номерын Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлекчәсенең төбәк битендә https://social-insurance. sfr. gov. ru/r16/ сылтамасы буенча белергә мөмкин. Кирәкле мәгълүмат алу өчен СНИЛС номерын кертергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев