Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга вакцина ясатканга сертификат һәм QR-кодны ничек алырга

Газета укучыларыбыз коронавируска каршы прививка ясатканнан соң, сырхауханәнең үзендә генә QR-код алып булмыймы, дигән сорау белән редакциягә мөрәҗәгать иттеләр.

Әлеге сорау очраклы түгел, чөнки Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинеты булмаган гражданнар сертификатны басмача ала, аны күпфункцияле үзәктә генә бирәләр. Өлкән яшьтәге кешеләрнең барысы да анда барып йөри алмый. Мәсьәләне хәл итү өчен без Алабуга үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать иттек. 

Вакциналауны үткәч, яисә коронавирус белән авырганлык турында рәсми дәлил алгач, шәхси кабинетта сертификат пәйда булмаса, нишләргә?
Вакцина ясаткан кешеләргә QR-код алу өчен, һәм «Спутник Лайт» препаратын ясатырга теләүчеләргә язылу өчен, хәзер шәһәр поликлиникасының 102нче бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу алабугалыларга уңайлы булсын дип эшләнә. Кабинетта көн саен эш көннәрендә 15.00-17.00 сәгатьләрдә кабул итәләр. РФ Дәүләт хезмәтләре порталында расланган теркәү язуыгыз булып, анда сезнең шәхси мәгълүмат дөрес кертелгән икән, ләкин вакцина ясатканнан соң, үзкүзәтү көндәлеген яисә сертификатны алмаган булсагыз, әлеге бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Теркәүгә мәгълүматны яңадан җибәрергә кирәк булса, 309нчы бүлмәгә барырга була. Сертификатлар 18.00-19.00 сәгатьләрдә бирелә. Игътибар: бу сертификат башка үрнәктә, QR-кодтан башка.

Авыруны кичергән кешеләр РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша QR-код ала алмаганда, 7-19-19 телефоны буенча Амбулатория үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шунысы мөһим, РФ Дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелгән мәгълүмат шәхси санала. 2006 елның 27 июленнән № 152-ФЗ «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законы буенча медицина учреждениеләре хезмәткәрләре гражданнарның РФ Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетына керү хокукына ия түгел.

КФҮ (МФЦ) хезмәткәрләре 16 ноябрьдән Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән махсус сервиска керә ала. Анда сертификатның кәгазь версияләре ясала. КФҮтә басылган сертификатта медицина мәгълүматы юк, ләкин ул электрон рәвештәгенеке төсле үк статуска ия, гамәлдә вакыты да шул ук. Анда исем, фамилия, паспорт мәгълүматы, сертификатның гамәлдә булу вакыты күрсәтелә. Шәхси кабинетыннан алдарак алынган сертификаты булган кешеләргә яңадан килү кирәкми. Андый хезмәтне алу өчен, паспорт һәм СНИЛС кирәк. 

ЕСИАда теркәлү, теркәү язуын раслау, вакцина узганга сертификат алу сораулары буенча Күпфункцияле үзәкнең (МФЦ) эш тәртибе: 
— дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга — 8.00-17.00;
— сишәмбе — 9.00-20.00; 
— шимбә — 8.00-13.00;
— якшәмбе — 9.00-15.00.

КФҮ хезмәткәрләре Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүдән башка да сертификат бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев