Алабугалыларга ватылган терекөмешле градусникны кая тапшырырга?
Алабугалыларның 38 проценты ватылган градусникны нишләтергә икәнен белми.
— Мин терекөмешле градусникны ваттым, — дип шалтыратты газета укучы дустым. — Нишләргә? Кая мөрәҗәгать итәргә? — аның тавышы борчулы иде.
Башка шәһәрдәге таныш санитария табибына шалтыратып, нишләргә кирәклеге турында киңәшләр алдым. Ләкин җыелган терекөмешне кая куярга? Аны чүп контейнерына ташлап булмый бит! Менә инде күп көннәр ул герметик банкага салынган термометрны балконда саклый.
Күпләрнең хәзер терекөмешле градусникларны өстенрәк күрүен исәпкә алып, мондый нәзберек предметның ватылу очраклары сирәк күренеш түгел. Шулай булгач, минем дустыма һәм башка алабугалыларга нинди киңәш бирергә соң?
Безнең зур булмаган тикшерү шушы сораудан башланды да инде. Башта мин шәһәр аптекаларына мөрәҗәгать иттем.
— Юк, без кабул итмибез, — дип җавап бирделәр фармацевтлар. Шәһәрдә бу эшне эшли торган оешма булырга тиеш, дип фаразладылар.
Даруханәләрнең берсендә менә шундый сөйләшү килеп чыкты:
— Алабугада градусник тапшырыр урын юк. Шуңа күрә аны яхшылап төрегез дә ыргытыгыз.
— Кая?
— Чүплеккә, әлбәттә!
— Алай ярамый бит. Бу — терекөмеш!
— Менә шуңа күрә дә әйтәм — градусникны тиешенчә, мәсәлән, полиэтилен белән төрегез. Аны бит барыбер тапшырыр урын юк.
Чыннан да, ватылган градусникны кая тапшырырга соң? Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторы булган «Гринта» компаниясендә дә куркыныч калдыкларны кабул итмибез, дип җавап бирделәр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсендә бу сорау безгә кагылмый, дип җавап бирделәр. Казанда югарырак структурадан кирәкле мәгълүмат алырга һәм миңа шалтыратырга вәгъдә иттеләр, номерымны язып алдылар. Ләкин шалтырату булмады.
Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Ләкин анда да җавап таба алмадым.
АМР башкарма комитеты каршындагы Гражданнарны яклау идарәсенә шалтыратам. Җитәкче Валерия Юшкова аңлатма бирде:
— Алабугада терекөмеш кабул итү пункты юк. Иң якын шундый пункт Яр Чаллыда урнашкан. Кешеләр безгә бу сорау белән еш мөрәҗәгать итә. Без киңәшләр бирәбез. Терекөмешне пылесос белән түгел, перчаткалар киеп җыеп алырга кирәк. Бинада тәрәзәләрне һәм ишекләрне ачарга кирәк. Марганцовкадан эремә әзерләргә, шуның белән җыеп алырга һәм терекөмешне банкага салырга. Һәм аны Чаллыга илтергә. Мондый очракка тулырак тәкъдимнәр «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» кушымтасында бар. Анда барысы да җентекләп, нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклеге язылган. Безгә мондый сораулар белән шалтыратканда, без бу кушымтаны күчереп алырга киңәш итәбез. Анда демеркуризация турында гына түгел, мисал өчен пилотсыз очкычлар белән ничек эш итәргә кирәклеге турында да файдалы мәгълүмат күп.
— Ә Чаллыда градусникларны конкрет кая илтергә кирәк?
— Идел буе экология компаниясенең иң якын шундый пункты Автосборочный проезд, 29/63 адресы буенча урнашкан. Аларның анда ватык градусниклар өчен махсус контейнерлары бар.
— Кемдер Алабугадан Чаллыга, башка шәһәргә, ватылган термометрны тапшыру өчен барачакмы? Бу мөмкин хәлме?
— Ә ни өчен бу мөмкин түгел? Мин үзем моның белән очраштым. Минем ирем анда градусник тапшырырга барганы булды.
— Бездә барысы да экологик яктан аңлы түгел бит, һәм күрше шәһәргә кадәр бару мөмкинлеге дә барысында да юк. Күпләр контейнерларга ташлый. Мондый пунктны Алабугада ачу планлаштырыламы?
— Миндә андый мәгълүмат юк.
***
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында бер бүлекнең Елена исемле хезмәткәре минем сорауга аңлап карады. Хәер, ул аңлатканча, аларның министрлыгы калдыкларны утильләштерү белән шөгыльләнми. Ләкин бу тема бик актуаль, дип авыр сулый ул.
— Битараф булмаган кешеләр безгә дә шалтырата. Шулай булгач, соңгы вакытта мин дә бу сорауларга төшенә башладым. Гомумән, аеруча куркыныч калдыкларны утильләштерү белән әлеге предметларны җитештерүче шөгыльләнергә тиеш. Ә халыктан мондый калдыкларны, утильләштерү белән шөгыльләнүче компанияләр белән килешү төзеп, төбәк операторы кабул итә ала. Әмма, билгеле булганча, куркыныч калдыкларны утильләштерү бары тик түләүле нигездә генә бара. Һәм регоператорлар моңа барырга теләми. Чөнки бу акча таләп итә.
Сүз уңаеннан, Россиядә «РазДельный Сбор» дип аталган экологик хәрәкәт бар. Аларда бик күп файдалы мәгълүмат табарга була.
***
Ә мондый проблема белән очрашкан кешеләргә нишләргә соң инде? Терекөмешле банканы балконда саклауны дәвам итәргәме? Градусникны полиэтиленга төреп контейнерга, башка чүп-чар белән бергә ташларгамы? Чаллыга барып ПЭК кабул итү пунктын эзләргә, өч йөз сумга якын (бер градусникны утильләштерү бәясе нәкъ менә шундый) түләргәме?
Дистә еллар буе әйләнә-тирә мохитне харап итәргә ярамый бит. Үзең утырган ботакны кисү белән бер инде бу.
***
Терекөмеш — бүлмә температурасында парга әйләнә торган авыр металл. Терекөмеш парларының исе юк, алар гадәттән тыш агулы, шунлыктан сәламәтлек белән җитди проблемалар тудырырга мөмкин. Шуңа күрә терекөмешне җыюга кичекмәстән керешергә кирәк.
Терекөмешле термометр ватылса, нишләргә?
Балаларны, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм йорт хайваннарын бинадан чыгарыгыз.
Бүлмәне җилләтү өчен тәрәзәләрне ачыгыз, бүлмә ишеген ябыгыз.
Дымлы марля бәйләвеч һәм резин перчаткалар, аякларыгызга — бахила яки пакетлар киегез.
Терекөмеш шарларын шприц, спринцовка (медицина грушасы), пумала, скотч, пластырь яки юеш мамык белән җыегыз.
Ватылган градусникны һәм терекөмешне (скотчтан, мамыктан һәм башка чит әйберләрдән башка) банкага яки башка коры, сусыз савытка салыгыз, әйбәтләп ябып куегыз.
Чистартылган өслекне марганцовка эремәсе (1 литр салкынча суга 2 грамм калий перманганаты) яки сабын-сода эремәсе (1 литр суга 10 грамм хуҗалык сабын һәм 10 грамм аш содасы) белән эшкәртегез.
Җыйганнан соң бинаны яхшылап җилләтегез. Махсус демеркуризация хезмәтен чакыртырга мөмкин, ул терекөмешнең бинада калганмы-юкмы икәнен ачыклаячак.
Терекөмеш һәм градусник салынган савытны сез Идел буе экология компаниясенә тапшыра аласыз, зарарсызландырган өчен бер данәсенә 288 сум түләргә туры киләчәк.
+7 (8552) 71-77-22, +7 (8552) 91-41-82 (диспетчерлык хезмәте).
Нәрсә эшләргә ярамый:
1. Ватылган термометрны чүплеккә ташларга ярамый. Анда парга әйләнгән ике грамм терекөмеш алты мең кубометр һаваны пычратырга сәләтле.
2. Терекөмешне себерке белән себермәгез: каты чыбыклар агулы шарларны вак терекөмеш тузанына гына ваталар.
3. Терекөмешне тузан суырткыч ярдәмендә җыярга ярамый: тузан суырткыч сыек металлның парга әйләнүен җиңеләйтә. Өстәвенә, шуннан соң пылесосны шундук ташларга туры киләчәк.
4. Терекөмешне җыйганчы, сквозняк ясарга ярамый, югыйсә терекөмеш шарлары бөтен бүлмәгә таралачак.
5. Терекөмеш белән контактта булган кием һәм аяк киемнәрен кер юу машинасында юу тыела. Аларны бөтенләй ташлау яхшырак булыр.
6. Терекөмешне канализациягә төшермәгез. Канализациядән терекөмешне чыгару гаять катлаулы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев