Алабугалыларны 284 камера күзәтә
Видеокүзәтү – вандаллар һәм хулиганнар белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулы. Камералар булган хәлләрне теркәп бара, гаеплеләрне тиз арада ачыкларга һәм чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта Алабугада 284 видеокүзәтү камерасы эшли, алар кешеләр күпләп була торган урыннарда, автомобиль юлларында һәм мөһим юл чатларында урнаштырылган. Быел 54 камера файдалануга тапшырылган: алар Георгий паркында, Хәтер мәйданында, шәһәр пляжында, Горький һәм Мәскәү урамнарындагы күперләр янында, шулай ук мәдәни мирас объектларында куелган.
Шәһәр-район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, видеокамералар ярдәмендә Алабуганың иҗтимагый территорияләрендә шәһәр халкының иминлеге тәэмин ителә. Моннан тыш, камералар вандализмга каршы көрәшергә ярдәм итә, алардан еш кына ял итү урыннары һәм шәһәр инфраструктурасының башка объектлары зыян күрә. Кызганычка, кайбер кешеләрне тәртип бозудан штрафлар һәм башка төр җәзалар гына тыеп тора, ә видеокүзәтү камералары аларның хулиганлык кыланышларын ниндидер дәрәҗәдә тоткарларга мөмкинлек бирә.
Рөстәм Нуриев сүзләренчә, парклар һәм скверларда тәртипне саклауда Алабуга волонтерлары да зур ярдәм күрсәтә, алар җәмәгать урыннарының торышын күзәтә һәм вандализм фактлары турында сигнал бирә. Шуннан соң, вәзгыять кабатланган очракта, гаеплеләрне билгеләү һәм җавапка тарту максатыннан, хокук бозулар булган урыннарда видеокамералар куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев