Алабугалыларның 68,9 проценты коронавирустан прививка ясаткан
Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе хәбәр итте.
Бүгенге көндә Алабуга районында халыкның 68,9 проценты коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан. Барлыгы 39 114 алабугалы беренче компонент белән вакциналаштырылган, 33 530 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Узган тәүлектә коронавирустан 249 алабугалы прививка ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев