Алабугалыларны бинада фейерверк җибәргән өчен җаваплылык турында кисәттеләр
Моның өчен 15 ел төрмә янарга мөмкин.
Бинада фейерверк җибәргән өчен (янгынга яки көчле төтенгә китерсә) алабугалыларга 15 ел төрмә янарга мөмкин. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегендә кисәтәләр.
Соңгы вакытта илдә пиротехника кулланып аңлы рәвештә ут төртү очраклары ешайды: хәрби комиссариатлар, полиция, сәүдә үзәкләре, МФЦ, Сбербанк бүлекләре һәм почта бүлекчәләре биналары яна. Яндыручыларның шактый өлеше — мошенниклар тозагына эләккән балигъ булмаганнар һәм пенсионерлар. Мәсәлән, өлкән яшьтәге кешеләрдән җинаятьчеләр, гадәттә, алдакчы юллар белән акчаларын алалар. Ә аннары зыян күрүче билгеле бер бина эчендә салют яндырса, барысын да кайтарырга вәгъдә итәләр.
Шуңа күрә Алабугадагы пиротехника кибетләренә мәктәп укучыларына һәм өлкән яшьтәге кешеләргә салютлар һәм фейерверклар сатуны чикләргә киңәш ителә. Күпчелек очракта алар пиротехник эшләнмәләрне бөтенләй бәйрәм өчен сатып алмыйлар. Закон күзлегеннән караганда, сәүдә үзәкләре эчендә мондый ут төртүләр террорчылык акты буларак бәяләнә, моның өчен җәза формасында җитди срок биреләчәк. Бу очракта терактта катнашучылар өчен җинаять җаваплылыгы инде 14 яшьтән башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев