Алабугалыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чараларга чакыралар
Оештыручылар бәйрәм уңаеннан концерт, уен пятачоклары һәм мастер-класслар әзерләгән.
8 июльдә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә (Тынычлык пр., 77) балалар һәм өлкәннәр өчен бәйрәм программасы узачак.
- 13:00-13:45 — «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге мәйданчыгында балалар һәм ата-аналар өчен уен программасы. Сезне уен пятачоклары һәм мастер-класслар көтә.
- 14:00-15:00 — концертлар залында концерт программасы.
Шулай ук 8 июльдә 17:00 сәгатьтә Спас соборы скверында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узачак. Программада мастер-класслар, концерт, интерактивлар, тантаналы бүләкләү, флешмоб һәм бәйрәмчә чаң кагу.
Керү ирекле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев