Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны гомумшәһәр планеркасында бүләкләделәр

Бүләкләрне бүген тапшырдылар.

Җитәкчеләрнең шәһәр киңәшмәсендә шәһәр башлыгы урынбасары Роман Исланов бүләкләр тапшырды. «Стройсервис» җәмгыятенең техник директоры Павел Немовка урамнарны яктыртуны намус белән башкарган өчен һәм энергетика көне уңаеннан Алабуга муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Шулай ук Алабуга балалар экология-биология үзәге җитәкчесе Галия Усманова «Эколидер» республика конкурсында «Экологик белем» номинациясендә җиңүе өчен бүләкләнде. Конкурска 21 номинациядә өч йөзгә якын гариза бирелгән. Алабуга үзәге өч абсолют җиңүченең берсе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев