Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны гомумшәһәр планеркасында бүләкләделәр

Бүген шәһәр планеркасында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев төрле тармакларның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде.

АМР башлыгы шәһәр Ветераннар советы президиумы әгъзасы Анатолий Ильич Разживинны 75 яшьлек юбилее белән котлады һәм шәһәр тормышында актив катнашуы, яшь буынга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүе өчен рәхмәт белдерде.

Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен АМР башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Гайфуллин Илдус Нурулла улы — «Алексеевскдорстрой» җәмгыятенең машина йөртүчесе;
  • Коновалов Александр Евгеньевич — «Алексеевскдорстрой» җәмгыятенең машина йөртүчесе;
  • Хәкимов Вәкил Хәлим улы — «Алексеевскдорстрой» җәмгыятенең машина йөртүчесе.

Эшмәкәрлек бергәлеген үстерүдә актив хезмәттәшлек иткән өчен АМР башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Сысоев Константин Сергеевич — «Стальные технологии» ҖЧҖ генераль директоры;
  • Кадыйров Нурислам Мидехат улы — шәхси эшмәкәр.

Алабуганың йөзү буенча беренче спорт мастеры, Алабуга медицина көллиятенең 1 курс студенты Волкова Яна Максимовна спорттагы югары казанышлары өчен АМР башлыгының рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев