Алабугалыларны «Һәр язылучыга — орлык» акциясендә катнашырга чакырабыз
Кечкенә булса да, шушы матур бүләк сезне куандырсын, уңышыгыз мул булсын!
«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе әбунәчеләр өчен «Һәр язылучыга — орлык» акциясен башлап җибәрә. Редакциягә килеп 2025 елның II яртыеллыгына «Алабуга нуры» яки «Новая Кама» газетасына язылыгыз һәм бүләккә бер пакет орлык алыгыз.
Газеталарны редакциядән, Үзәк китапханәдән, «Барс» яшьләр үзәгеннән яки «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгеннән килеп алышлы итеп язылу — 600 сум. Акция редакциягә килеп язылучылар өчен генә.
Редакция адресы: Алабуга шәһәре, Төзүчеләр урамы, 16А (керү ян-яктан).
Исегезгә төшерәбез, 12 апрельгә кадәр «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына махсус бәядән язылу мөмкинлеге бар!
Язылу ункөнлеге кысаларында почта бүлекчәләрендә районның беренче газеталарына ташлама белән язылырга мөмкин:
- «Алабуга нуры» — 800 сум (909 сум урынына)
- «Новая Кама» — 846 сум (963 сум урынына)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев