Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны «Ямал җирен тыңлап» күргәзмәсенә чакыралар

Экспозициядә 48 график эш тәкъдим ителәчәк.

14 июльдә 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда Музей ресурс үзәгенең фонд җыентыгы әйберләре һәм Ноябрьск шәһәреннән Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Светлана Пташкинаның шәхси коллекциясе нигезендә оештырылган «Ямал җирен тыңлап» — «Слушая землю Ямала» күргәзмәсе ачылачак.

Проект әкиятләр, легендалар, хикәяләр, мифлар, ышанулар һәм көнкүреш аша Ямал-Ненец автоном округының аз санлы халыклары мәдәниятен күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Экспозициядә 48 график әсәр (линогравюра, тушь-каләм, карандаш, катнаш техника) һәм 27 музей әйберләре кием, аяк киеме, бизәнү әйберләре, савыт-саба, табышмаклар һәм уенчыклар, ау һәм кул эшләре өчен кирәк-яраклар тәкъдим ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев