Алабугалыларны Яңа ел чыршыларын ачу бәйрәменә чакыралар
Шәһәр халкын һәм кунакларны 22 һәм 23 декабрьдә бәйрәм чыршыларын ачу тантанасына чакыралар.
Шәһәр халкын һәм кунакларны 22 һәм 23 декабрьдә бәйрәм чыршыларын ачу тантанасына чакыралар. Ике көн рәттән шәһәрнең төрле микрорайоннарында бәйрәм рухы, музыка һәм кышкы күңел ачулар хөкем сөрәчәк.
Бәйрәм 22 декабрьдә 16:00 сәгатьтә Мәрҗани урамындагы мәйданчыкта башлана. Биредә шәһәр халкын матур концерт программасы, күңелле кышкы уеннар һәм, әлбәттә, яңа елның төп символлары — Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән күптән көтелгән очрашу көтә.
Икенче көнне, 23 декабрьдә 16:00 сәгатьтә, бәйрәм утларын «Молодежный» стадионында төп шәһәр чыршысы кабызачак. Программа бай булырга вәгъдә итә: кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләнгән, чаңгы һәм тимераяк прокаты оештырылган, бик күп кызыклы чаралар һәм матур урман гүзәле янында традицион зур әйлән-бәйлән уйнау оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев