Алабугалыларны Яңа елны каршы алырга чакыралар
Шәһәр халкын һәм кунакларны бүген бай программа көтә.
31 декабрьдә 18:00 дән 21:00 гә кадәр «Гуляй-парк»та Яңа 2025 елны каршы алу чарасы узачак. Шәһәр халкын һәм кунакларны күңелле мизгелләр һәм бәйрәм кәефе белән тулы бай программа көтә.
18:00 — Бәйрәм чарасы муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләүдән башлана. Бу талантлы катнашучыларның уңышларын билгеләп үтү һәм аларны лаеклы җиңүләре белән котлау өчен менә дигән мөмкинлек.
18:30-19:55 — Алабуга районы иҗат коллективларының концерт программасы.
19:55 — АМР башлыгы Рөстәм Нуриев котлавы.
20:00-21:00 — кичәне татар эстрадасы артисты Фирдүс Тямаев чыгышы тәмамлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев