Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны иртәгә авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар

Ул «Мираж» сәүдә үзәге янында үтәчәк.

Иртәгә, 10 сентябрьдә, Алабугада быелгы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренең беренчесе була. Бу турыда районның башкарма комитетында хәбәр иттеләр.

Ярминкәләр сентябрьнең 10ыннан декабрьнең 24 енә кадәр һәр шимбәдә сәгать 9.00 дән 15.00гә кадәр узачак.

Үткәрү урыны шул ук калды — «Мираж» сәүдә үзәге яны. Алабугалыларга биредә яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм башкаларын турыдан-туры авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сатып алырга мөмкин. 

Ярминкәдә шулай ук җирле иҗат коллективлары чыгышы оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев