Алабугалыларны Иске Яңа елны бәйрәм итәргә чакыралар
Бәйрәм шимбә көнне үтәчәк.
Бу шимбә, 13 гыйнварда, алабугалылар Иске Яңа елны бәйрәм итәчәк. Бәйрәм хөрмәтенә үткәреләчәк чарага теләге булган һәркемне шимбә көнне, сәгать 15.00 гә Шәһәр мәдәният сараена чакыралар.
Оештыручылар кызыклы программа вәгъдә итә: Яңа ел бал-маскарады, битлекләр конкурсы, 2 нче номерлы балалар музыка мәктәбе оркестры катнашында концерт программасы.
+6
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев