Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларның машиналарын рөхсәт ителмәгән урыннарда торган өчен эвакуациялиләр

Штрафтан башка, машина йөртүче махсус урында транспорт торган вакыт өчен дә, эвакуатор хезмәте өчен дә түләргә тиеш.

ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә оештырылган рейд барышында, 11 мартта, Казан урамыннан 6 автомобильне алып киткәннәр. Машина ияләре транспортларын машиналарны калдыруны тыя торган билге тирәсендә куйган. Юл-патруль хезмәте инспекторы Дмитрий Штенников аңлатуынча, кайбер автомобиль хуҗалары машина куеп тору кагыйдәләрен бозганнар. Аларның транспортын да эвакуцияләгәннәр. 

Тагын бер рейд 16 мартта узды. Ул көнне эвакуатор махсус урынга Казан, Интернациональ, Бакый Урманче урамнарыннан, Тынычлык проспектыннан — алты машина алып китте.

— Юл хәрәкәте билгесе таләпләрен үтәмәгәнгә, автомобильләр махсус урынга җибәрелде, машинада утыручыларга дүрт штраф язып бирелгән. Штраф бәясе 1500 сум тәшкил итә, — дип аңлатты Юл-патруль хезмәте инспекторы.

Әйтергә кирәк, штрафтан башка, машина йөртүче махсус урында транспорт торган вакыт өчен дә, эвакуатор хезмәте өчен дә түләргә тиеш. Гомумән алганда, биш мең сум тирәсе җыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев