Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны «Музейлар төне»нә чакыралар

Чара 21 майда үткәрелә.

21 май көнне 18 сәгатьтән алып төнге 12гә кадәр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Музейлар төне» акциясе кысаларында театральләштерелгән программалар, экскурсияләр һәм мастер-класслар үткәрәчәк. 

Бары тик шушы төндә генә музейга килүчеләр алдында экспозицияләр җанланачак, теләге булган һәркем төрле тарихи чорларның атмосферасын тоя алачак. 

Бу көндә музей-тыюлыкның Интеллект-үзәге тәүге тапкыр үз ишекләрен ачачак, ә «Музейлар төне» программасында Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары катнашачак. 

Кунаклар өчен 10 интерактив программа әзерләнгән. Аларны И.И. Шишкин музей-йорты, Н.А. Дурова музей-утары, Өяз медицинасы музее, М.И. Цветаева әдәби музее, шәһәр тарихы музее, Хәтер музее, сирәк коллекцияләр Галереясе, күргәзмә залы, заманча этносәнгать музее хезмәткәрләре үткәрәчәк. Декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе балалар һәм өлкәннәр өчен төрле мастер-класслар тәкъдим итәчәк.

Алабугалылар һәм кунаклар үзләрен вакыт буенча сәяхәтчеләр һәм хәтта үзенә күрә бер детектив итеп тоя алачак, тарихи персонажлар компаниясендә булып, узган гасырлар серләрен чишә, борынгы алхимия лабораториясендә, хәрби блиндажда һәм һөнәрчелек остаханәсендә була алачак, учак янында җылынып, экзотик чәй эчеп, шамаил һәм истәлекле сувенирлар ясый алачак.

«Музейлар төне» программасына билетларны Пушкин картасы буенча сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев