Алабугалыларны районы башлыгы Рөстәм Нуриев Яңа ел белән котлады
Җитәкче һәркемгә тынычлык һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләде.
Хөрмәтле алабугалылар
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Узып баручы ел безне «бердәмлек», «каһарманлык», «берләшү» сүзләренең мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итте. Бүгенге көндә безнең бабаларыбыз кылган батырлыклар белән чагыштырырлык батырлыклар башкарыла, алар җәмгыятьне ныгыту һәм берләштерү өчен ныклы нигез булып тора.
Узып баручы ел һәрберебезнең күңелендә шәхси уңышлары, өметләре белән истә калачак. 2024 елда ирешелмәгән максатлар киләсе ел уңышлары өчен баскыч булачак. Иң мөһиме — яхшыга ышанычны югалтмыйча, яңа ниятләрне тормышка ашыру өчен бөтен көчеңне кую.
Мин республика җитәкчелегенә, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, шәһәр предприятиеләре һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы җитәкчеләренә, хезмәттәшләргә һәм барлык алабугалыларга нәтиҗәле һәм бай эчтәлекле хезмәтләре, проектларыбызга ярдәмнәре һәм район тормышында катнашулары өчен рәхмәт белдерәм. Өлкән буын кешеләренә чын күңелдән рух күтәренкелеге һәм сәламәтлек телим.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым котлау сүзләрен юллыйм. Барыгызга да нык сәламәтлек, ышаныч, өмет телим. Һәрбер хәрби хезмәткәр өендә аны нык һәм ышанычлы тыл булуын, барыбыз да аның тизрәк җиңү белән кайтуын көтүебезне белсен!
Барыгызга да чын күңелдән тынычлык һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим!
Рөстәм Нуриев, Алабуга муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев