Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны салым законнарындагы үзгәрешләр турында вебинарга чакыралар 

Темасы — физик затларның керемнәрен декларацияләү һәм 2022 елда физик затлар тарафыннан салым акчаларын кире кайтару.

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе салым түләүчеләрне законнардагы үзгәрешләр буенча бушлай вебинарга чакыра.

Вебинар 10 февральдә 10 сәгатьтә була. Темасы — физик затларның керемнәрен декларацияләү һәм 2022 елда физик затлар тарафыннан салым акчаларын кире кайтару. Вебинарның спикеры булып 3нче камераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова чыгыш ясаячак. 

Вебинар вакытында онлайн режимда тема буенча сораулар бирергә мөмкин. Вебинар бушлай, анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен сылтама буенча (https://events.webinar.ru/kontur/10140635) теркәлергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев