Алабугалыларны шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар
Хәзер фермерлар рәтләре шәһәрнең аскы өлешендә — «Шишкин» кунакханәсе каршындагы яңа парковкада (Нефтьчеләр проспекты һәм Говоров урамы киселешендә) җәелдереләчәк.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбәдә, 7 февральдән алып май аена кадәр эшләячәк. Шәһәрлеләр азык-төлекне турыдан-туры җирле аграрийлардан 8:00 дән 15:00 гә кадәр сатып ала алачак. Ассортиментта гадәттәгечә яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм сөт әйберләре, шулай ук Алабуга районы җитештерүчеләреннән кош-корт һәм йомырка тәкъдим ителәчәк.
Район башлыгы урынбасары Александр Косов, мондый мәйданчыкларны оештыру авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә һәм халыкны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, дип ассызыклады.
Шәһәр администрациясе халыкны ярминкәләргә килергә чакыра. Мондый ярминкәләр уздыру җирле агросәнәгать комплексы белән шәһәр халкы арасында элемтәләрне ныгыту өчен мөһим традициягә әверелә, дип билгеләп үтәләр шәһәр хакимиятендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев