Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны хиҗаб көненә чакыралар

Ул 3 февральдә Җәмигъ мәчетендә үткәрелә.

Алабуга мөхтәсибәтендә хәбәр итүләренчә, безнең шәһәрдә хиҗаб көне шимбә, 3 февральдә билгеләп үтеләчәк. Оештыручылар кызыклы программа вәгъдә итә. Шулай итеп, бу көнне татар хатын-кызларының киемнәре тарихы белән танышырга, яулык бәйләү буенча мастер-класста катнашырга, мөселман модасы белән хозурланырга һәм викторинада катнашып, белемнәрне сынарга мөмкин булачак. Хиҗаб көне безнең шәһәрдә бишенче тапкыр үткәрелә.

Алабугада хиҗаб көне 3 февральдә Җәмигъ мәчетендә үткәрелә. 
Башлана 9.00 сәгатьтә.

Мәгълүмат:

2013 елдан башлап, 1нче февраль көнне дөнья күләмендә Халыкара хиҗаб көне бәйрәм ителә.

Әлеге көн Нью Йоркта яшәүче мөслимә Назма Кхан тарафыннан игълан ителә. Назма әйләнә-тирәдәгеләрдә дингә карата толерантлык булдырырга тели. Назма 11нче сентябрь вакыйгасыннан соң бик күп эзәрлекләүләргә дучар була. Шуңа күрә кешеләргә Исламның матур һәм тыныч дин булуын күрсәтү юлларын эзли башлый.

Бүгенге көндә дөньяның 190 илендә Халыкара хиҗаб көне билгеләп үтелә.

«Хиҗаб» сүзе «пәрдә» дигәнне аңлата. Гаурәтне каплау — Аллаһы тарафыннан безгә йөкләнгән, «Нур» сурәсенең 31нче аятендә әйтелгән гамәл.

Һәр ел саен Халыкара хиҗаб көне нинди дә булса бер девиз астында үтә. Быелгы девиз «Безнең хиҗаб — таҗ (корона), ә җинаять түгел» дип яңгырый.

Фото: 2023 елда үткәрелгән хиҗаб көне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев