Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларның коммуналь хезмәтләр өчен 136 миллион бурычы җыелган

Халыкның идарәче компанияләр алдындагы бурычлары турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләде.

Алабуга районы буенча түләүләр 109 процентны тәшкил итә — бу уртача еллык күрсәткеч, дип хәбәр итте Андрей Александрович. Шуның нәтиҗәсендә район республикада өченче урында тора. Моннан тыш, территория халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон түләүләр күләме буенча Алабуга «яшел зона» га керә.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның гомуми бурычы 136,4 миллион сумны тәшкил итә. Күпчелек өлеше «Жилкомфортсервис» идарәче компаниясенә туры килә — бу 65,8 миллион сум гомуми бурыч (48%). Икенче урында «Домуправ 3» ИК — 30,3 миллион сум (22%).
Соңгы өч ел динамикасына караганда, бурычлар кими.

Шуның белән бергә, 136,4 миллион — ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, яңарту өчен куллана алырлык активлар.

Бурычны түләтү берничә чараны күздә тота: суд дәгъваларыннан алып түләмәүчеләрне фатирдан куып чыгаруга кадәр. Мәсәлән, «Жилкомфортсервис» компаниясендә сигез фатирның ярты миллионнан алып миллион сумга кадәр бурычы бар. Аларга карата суд приставлары хезмәтенә җибәрелгән суд приказлары чыгарылган. Кайбер очраклар буенча арестлау, теркәү гамәлләрен тыю, чит илгә чыгуны тыю кебек чаралар кулланылды. Бурычларны җир кишәрлеге хисабына кайтаруга дәгъвалар бирелә.

Һәр вәзгыять индивидуаль карала һәм контрольдә тора, дип билгеләде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев