Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыны ашамлыклар урлаган өчен хөкем иткәннәр

Алабуга шәһәр прокуратурасы моңа кадәр хөкем ителгәне булган 44 яшьтәге алабугалыга карата дәүләт гаепләвен хуплаган.

Алабуга шәһәр прокуроры ярдәмчесе Семен Гришин сөйләгәнчә, судта шунысы ачыкланган: әлеге гаепләнүче быел 7 февральдә сәүдә залыннан яшерен рәвештә 1 мең 692 сумлык ашамлыклар алып чыккан.

Аны сатучы-кассир күреп алган һәм, ул чыгып барган вакытта, берничә тапкыр аның туктавын сораган. Ир-ат таләпкә буйсынмыйча качып китәргә маташкан. Кибет янында торучы гражданнар аны тоткарлаган. 
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган, гамәле өчен үкенүен белдергән. 

Суд хөкем ителүчене гаепле дип таныган һәм 8 айга сынау вакыты белән, махсус дәүләт органы рөхсәтеннән башка яшәү урынын үзгәртмәү, әледән-әле шушы органга теркәлүгә йөрү бурычы йөкләнеп, шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем карары үз көченә кергәннән соң, гаепләнүче ике ай дәвамында нарколог тикшерүен үтәргә тиеш.

Суд карары закон көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев