Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыны исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем иттеләр

Хокук бозучыга карата 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум административ штраф билгеләнде. 

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе мәгълүматларына караганда, Ирина Кузьмина 8 сентябрьдә 20.30 сәгатьтә Таҗи Гыйззәт урамында исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен тоткарлана.

Суд утырышы вакытында Ирина, машинасы белән көн саен эшкә барырга кирәк булганлыктан, җәзаны йомшартуны сорый. Әмма, судья аңа аңлатканча, мондый хокук бозу өчен бирелә торган 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сумга административ штраф — ул минималь җәза. Суд утырышы нәтиҗәсендә, Ирина Кузьминага карата шушы җәза билгеләнде дә. Теләге булган очракта, алабугалызы суд карарына шикаять бирергә мөмкин.

Икенче хөкем ителүче — Александр Лавровка карата да шундый ук җәза бигеләнде. Ир үзенең автомобиле белән 1,5 ел дәвамында идарә итә алмый һәм 30 мең штраф түләргә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев