Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 2нче музыка мәктәбе 25 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бу уңайдан шәһәр Мәдәният сараенда тантаналы чара булды.

Әйтергә кирәк, ул икеләтә бәйрәм иде: эстрада-тынлы оркестрга 40 ел тулды. Әлбәттә инде, бәйрәм, иң беренче чиратта, мәктәпкә нигез салучыларга багышланды. Чарада иҗат коллективлары, кунаклар һәм мәктәпне төрле елларда тәмамлап чыгучылар катнашты. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев музыка мәктәбен һәм тынлы оркестрны юбилей белән котлады, яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен, 2нче музыка мәктәбенә нигез салучыларга һәм җитәкчеләргә рәхмәт белдереп, аларга иҗади илһам һәм эшләрендә уңышлар теләде. Район башлыгы шулай ук андый белгечләрнең булуы Алабугага әһәмиятлелек бирүен, тынлы оркестр булган шәһәрнең алдынгы саналуын билгеләп үтте. 
Бүләкләү барышында Рөстәм Нуриев мәктәп мөгаллимнәренә күкрәк билгеләре һәм мактау грамоталары тапшырды.
ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» Күкрәк билгесе белән тынлы кораллар классы буенча мөгаллим Владимир Антоновны, укыту-тәрбия эше буенча урынбасар, фортепиано классы буенча мөгаллим Татьяна Исакованы, фортепиано классы буенча мөгаллим Гөлфия Ишмөхәммәтованы бүләкләделәр. Музыка-теория фәннәре мөгаллиме Елена Исәншинага ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Хор фәннәре мөгаллиме, «Новая смена» («Яңа алмаш») балалар хоры җитәкчесе Ольга Кривилева Алабуга районы башлыгының Мактау грамотасын алды. Мәктәп коллективы өчен төп бүләкләрнең берсе — район башлыгыннан ксилофон алуга сертификат булды.
— Ике ел элек без бәрмә уен кораллары буенча программаны тормышка ашыра башладык, һәм безнең өчен бу ксилофон бик мөһим, — дип рәхмәт белдерде 2нче балалар музыка мәктәбе директоры Ольга Опарина.
Иҗади бүләк итеп, Ольга Опарина һәм шәһәр Мәдәният сарае директоры Елена Морозова чыгыш ясадылар. Алар башкаруында Скотт Джоплинның ике фортепиано өчен язылган «Эстрада артисты» регтаймы яңгырады. 
Тамашачыларны куандырып, кич буе ТРның атказанган артисты Александр Кабанов җитәкчелегендәге эстрада-тынлы оркестр уйнады һәм «Новая смена» җыелма хор үзенең музыкаль композицияләре белән сөендерде. Залда утыручылар төрле жанрда һәм стильдәге әсәрләр, вокаль һәм инструменталь музыкадан торган программа тыңлады. Тере көйләр генә агылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев