Алабуганың «Чебурашка» паркында яңача бизәлеш
Яңа ел алдыннан балалар паркы үзгәрүен дәвам итә.
Берничә көн элек кенә, яңа яктырткыч элементлар: аркалар, шарлар, ярымшарлар, кублар, фотозоналар барлыкка килде. Болар барысы да алабугаларның кызыксынуын уята. Иҗтимагый урынны бизәргә Татнефть җәмгыяте ярдәм итте.
− Без гел әйтеп киләбез, кешеләр − иң мөһим байлык, шуңа күрә теге яки бу башлангычка тиешле кайгыртучанлык һәм социаль ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Яңа елга Алабуганы бизәүгә өлеш кертүебез − шуңа дәлил булып тора. Парк бизәү өчен без акча гына биреп калмадык, подрядчы ярдәме белән, җиһазларны һәм яктырткычларны урнаштырдык. Болар барысы да шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен оештырылды, − диде «Татнефть» җәмгыятенең Алабуга территориаль башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Марс Зәкиев.
Без паркта ял итүче алабугалылардан быелгы Чебурашка ошадымы дип сорадык.
Руслан Шәйхиев:
− Мин һәрчак бу парк аша физкультура-сәламәтләндерү комплексына йөзәргә йөрим. Миңа ротонданың төрле төсләр белән янып торуы бик ошый. Бик матур аркалар куйганнар, гадәттәгечә түгел. Һәрвакыт үтеп йөрүе дә рәхәт.
Валентина Ямщикова:
− Нәрсә күбрәк ошаганын әйтү дә кыен. Чыршы бик матур һәм парк та бәйрәмчә. Без шугалакка бардык һәм арка аша чыршы яныннан үткәндә, бәйрәмчә кәеф барлыкка килә.
Юлия Белова:
− Без чыршыны карарга килдек, паркка кердек кенә әле. Янып торган шарларны, аркаларны, яктырткычларны ерактан гына күрдек, карап бетермәдек. Беренче карашка, бөтенесе матур сыман. Йөргәч, күрербез.
Екатерина Иванова:
− Быелгы бизәү әйбәт, чыршы матур, ләкин яктырткычлар җитеп бетми. Кинолардан алынган фразалар белән фотозона бик ошады. Бала чаклар искә төшә. Кызыклы шарлар урнаштырганнар.
Котельниковлар гаиләсе:
− Агачта күбрәк гирляндалар булып, көйләр яңгырап торса, яхшырак булыр, минемчә. Бу игътибарны җәлеп итә һәм бәйрәм хисе тудыра. Гомумән, монда бик матур. Яңа елгы бизәкләр заманча. Элек Алабугада болай түгел иде. Без 4нче микрорайонда яшибез, монда махсус килдек. Бездә дә күп яңа әйберләр барлыкка килде, ләкин монда да йөрисе, паркны күрәсе килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев