Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Covid-госпиталендә 15 пациент дәвалана

Бу хакта үзәк хастаханәдә хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта коронавирус белән авыручылар санының кимүе күзәтелә. Алабуганың коронавирус госпиталендә барлыгы 15 пациент дәвалана. 
Әмма табиблар әйтүенчә, тынычланырга әле иртәрәк. Вакциналаштырырга, битлек режимын һәм җәмәгать урыннарында социаль дистанцияне саклауны дәвам итәргә кирәк.

Май аенда шулай ук авырулар саны кимегән иде, әмма соңыннан вәзгыять башка якка үзгәрде. Октябрь аенда Алабуга госпиталенең пациентлары саны 120гә кадәр артты.

Өстәвенә, хәзер дөньяда яңа штамм — омикрон тарала. Бүгенге көндә республикада бу штамм белән авыручылар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев