Алабуганы яңа топиарлар бизәде
Тынычлык проспектында чыршы формасында яңа топиарлар урнаштырдылар, алар дүрт аюлы популяр композиция белән янәшә тора.
Бу яшел фигуралар шәһәрнең чын бизәгенә әверелде, алар җирле халыкның һәм Алабуга кунакларының игътибарын җәлеп итеп торалар.
Топиарлар ясау буенча эшләр 2022 елда башланды. Шәһәр халкы мондый бизәлешләргә уңай мөнәсәбәттә. Алабуганың төрле почмакларында урнаштырылган топиарлар шәһәрнең бер символына да әверелделәр дияргә була.
Топиарлар яңа чыршылар белән генә чикләнми. Шәһәрдә моңа кадәр дә алабугалыларны һәм кунакларны сөендереп торучы төрле яшел фигуралар урнаштырылды инде. Мәсәлән, «Биг-Бен» сәгате янында гашыйк пар һәм саксофонистны күрергә була, ә Таҗи Гыйззәт урамы һәм Тынычлык проспекты киселешендә өч аю урнашкан. Үзәк базар янында үзенчәлекле топиар-павлин игътибарны үзенә җәлеп итә. Тынычлык проспекты белән Мәрҗани урамы чатында күбәләкне күрергә мөмкин. Гүзәл ханым һәм уңайлы банкетка, «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге янындагы рояль — бу уникаль ансамбльне төгәллиләр.
Бу яшел сыннар шәһәргә матур күренеш бирә, үтеп баручылар өчен күңелле атмосфера тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев